Казанда республикадагы иң зур яңа мәктәп ачылды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылышы тантанасында катнашты.

Татарстан Премьер-министры барысын да бәйрәм белән – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

Татарстанда мәгариф системасын үстерүгә зур игътибар бирелә, дип билгеләде ул. Быел гына биш яңа мәктәп тапшырылачак, яңа уку елына 36 мәктәп төзекләндерелде. Мәктәп өчен уку классларына һәм лабораторияләргә җиһазлар сатып алына.

“Белем көнендә яңа мәктәпләр ачу матур гадәткә әверелде,- диде Алексей Песошин. Барлык укучыларга уңышлар, укытучыларга яңа иҗади ачышлар, ата-аналарга тынычлык телим”.

Тантаналы линейкадан соң Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр яңа бинаны карадылар. Мәктәп 1501 балага исәпләнгән.

5 катлы (шул исәптән, техник кат) яңа бина 4 блоктан тора. А һәм В  блокларында уку сыйныфлары урын алган: А блогы өлкән сыйныфлар, Б блогының 1-3 катлары башлангыч сыйныфлар өчен. Мәктәптә шулай ук универсаль спорт заллары, тренажер залы, һәркайсы 250 урынлы ике ашханә, 500 урынлы актлар залы, китапханә һәм уку залы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International