Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин озата йөрде.

Шәриф Камал музее 1950 елда ук инде Островский урамында ачылган булган. 19 гасырда төзелгән ике катлы бу йортта татар әдәбияты классигы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал 1928 елдан 1942 елга кадәр яшәгән. Монда ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләрен иҗат иткән. Язучының фатиры 20 нче йөз татар зыялыларының җыелып әңгәмәләшү үзәге булган. Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатыйх Кәрим, Салих Сәйдәш һәм башка бик күпләр Шәриф Камалда кунакта булган.

Быел реконструкциядән соң музей Татар китабы йорты буларак ачылды. Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камалның мемориаль фатирын карап чыкты, «Татар китабы тарихы: пергаменттан цифрга кадәр» һәм «Атаклы татар китаплары» экспозицияләре белән танышты, китапханәдә, медиаүзәктә, китап кибетендә һәм балалар өчен уен бүлмәсендә булды.  

Татарстан Президентына татар китабы тарихы турында сөйләделәр, төрле дәверләрнең кулъязма һәм басма китапларын күрсәттеләр. Аерым алганда,  экспозициягә 17-19 гасыр күлъязма язма китаплары, 19 гасыр  басма китаплары, татар язучыларының һәм галимнәренең басмалары, иске фотографияләр, плакатлар, типография җайланмалары кертелгән.

Үзәктә вакытта Рөстәм Миңнеханов язучылар белән очрашты. Әңгәмә барышында татар халкының бай әдәби мирасын саклап калырлык мондый объектлар кирәклеге ассызыкланды. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген учреждениенең китап фондын тулыландырырга, шулай ук  туристларны да татар әдәбияты белән таныштыру өчен монда чакырырыга кирәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International