Кайбыч һәм Нурлат районнарында авыл җирлеге советы биналарын төзекләндерү тәмамланды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Республиканың  Кайбыч һәм Нурлат муниципаль районнарында авыл җирлеге советы биналарын төзекләндерү эшләре тәмамлынды. Объектлар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек җирлекләрендә башкарма комитет (совет) биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында төзәтелгән.

Республика программасы нигезендә 2019 елда Татарстанда барлыгы 31 муниципаль берәмлек җирлеге советы бинасы төзекләндерү планлаштырылган. Программаны гамәлгә кую максатында республика бюджетыннан 48,7 млн. сум акча бүленгән.

Объектларда эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, инженер  челтәрләрен ремонтлау, тәрәзә алмаштыру һәм башка эшләр башкару каралган.

Бугенге көнгә программа үтәлеше 65 процент тәшкил итә. Шулай ук республиканың Чистай, Балтач, Кукмара, Спас, Яңа Чишмә, Әгерҗе һәм Аксубай муниципаль районнарында төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланып килә.   

2018 елда республикада барлыгы 38 муниципаль берәмлек җирлеге башкарама комитет бинасы өзекләндерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International