Рөстәм Миңнеханов А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин  озата йөрделәр.

2016 елда Татарстан Президенты Рус милли-мәдәни берлеге белән очрашуда үзәкне оештыру инициативасы яңгыраган иде. Үзәкнең төп максаты - Татарстан күп милләтле халкының берлеген саклау һәм ныгыту, рус халкы үзенчәлеген сакалу, русча сөйләү культурасын үстерү, рус милли мәдәнияты традицияләрен сакалу һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов объектны капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Төзүчеләр бинаны тыштан һәм эченнән төзекләндергән, инженер-техник челтәрләрен яңартканнар.

ТР Президенты буфетка да кереп чыкты, анда рус милли ашлары тәкъдим ителгән, аннан музей-күргәзмә үзәген карады, рус милли мәдәнияты залык, 320 урынлык концерт залын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International