ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә мәктәпләр төзелеше турында фикер алышу узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында гомум белем бирү учреждениеләре төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында аерым объектларның проект-смета документларын эшләү һәм мәйданнарда төзелеш-монтаж эшләренең үтәлешенә бәйле сораулар каралды. Подряд оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Айзатуллин төзелеш объектларында эшне тизләтергә, шул ук вакытта аларның югары сыйфатта башкарылырга тиешлеген  билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International