Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында мәктәп 70 процентка төгәлләнгән

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында яңа мәктәп  төзелеше 70  процентка тәмамланган. Бинаны төзеп бетерү 2019 елның сентябренә планлаштырыла. Бу хакта төзелә торган мәктәп буенча пресс-тур барышында билгеле булды.

«Төзүчеләр бинаны тышлауны төгәлләде һәм инженерлык челтәрләренә керештеләр. Төзелеш 70 процентка тәмамланган», – дип хәбәр итте ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.

«Мәктәпнең үзенчәлеге шунда, ул дүрт блокка бүленәчәк: башлангыч сыйныфлар, спорт, иңтиманый һәм административ блоклар. Башлангыч сыйныфлар өлкән сыйныфлардан аерым шөгыльләнәчәк», дип ачыклык кертте ул.

Гомуми мәйданы 25 мең кв. метр булган өч катлы мәктәп 1224 укучы кабул итә алачак. Төзелеш эшләре 2018 елда башланды.

Уку бинасы ике спорт залы – зур, тамашачылар өчен трибуналар белән, һәм кече зал белән җиһазландырылачак. Актлар һәм хореография заллары булдырылачак. "Мәктәптә, шулай ук, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен исәпкә алып, ике бассейн урнаштыру планлаштырылган», - дип өстәде Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International