Рөстәм Миңнеханов Буада капиталь ремонтланган поликлиникада булды

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Сәфәренең төп максаты - 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча муниципаль район Советы утырышында катнашу.

Эш сәфәре барышында ул шулай ук  Буа Үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды. Анда модернизация кысаларында ремонт эшләреннән тыш яңа медицина җиһазлары да урнаштырылган: рентген цифрлы аппарат, феталь монитор һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International