Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Төзелеш 2017 елның апрелендә башланган иде.  Федераль максатчан программа буенча барлыкка килгән объект төзелешенә федераль һәм республика казнасыннан акча бирелгән.

Объектның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр. Комплекс эчендә баскетбол, волейбол, бадминтон уйнар өчен зур спорт залы урын алган. Икенче катта тагын бер зал урнашкан, анда өстәл теннисы өчен өстәлләр куелган. Комплекс шулай ук киенү бүлмәләре белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International