Марат Айзатуллин ТР Президентының Зәй районына эшлекле сәфәрендә катнашты

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты – район Советының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренең яңа Агросәнәгать паркын карады. Объект үткән елның декабрендә ачылган. Товарлар үз җитештерүчеләреннән, шулай ук Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка районнар фермерларыннан килә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, күптән түгел монда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча сынау мәйданчыгы эшләтеп җибәрелгән. Ит цехы тәүлегенә 2,5 тонна продукция җитештерә, яшелчә цехы – 2 тонна, ярмалар һәм чәчелмә продуктлар төргәкләү цехы – 5 тонна төргәкли. 

Татарстан Президенты ассызклаганча, әлеге проект, беренче чиратта, авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлгән. Ул Агропромпарк мөмкинлекләре турында фермерларга хәбәр итәргә һәм аларны яңа мәйданчыкка чакырырга тәкъдим итте.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Зәй үзәк район сырхауханәсенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты. Монда поликлиниканы, диагностикалау корпусын һәм операцияләр блогын тулысынча ремонтлаганнар. 

Татарстан Президенты яңартылган сырхауханәне карап чыкты, учреждение җитәкчелеге белән сөйләшеп торды. Аралашу барышында тар белгечлекләр буенча табиблар җитешмәве ачыкланды. Рөстәм Миңнеханов яшь кадрларны җәлеп итү буенча республиканың медицина югары уку йортлары белән активрак эшләргә кушты.

Объектларны карауда ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International