Зәй районында модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Зәй районының Бохарай авылында  заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелгән Бохарай ФАПының гомуми мәйданы 57,5 квадрат метр тәшкил итә. Аны төзүгә республика бюджетыннан 3  миллион сумга якын акча тотылган. Территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрен төзү район бюджеты хисабына башкарылган.

Биредә авырулар өчен киенү-чишенү, көтеп тору бүлмәләре, фельдшерның кабул итү бүлмәсе, процедуралар ясау кабинеты бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International