Актаныш районында яңа фельдшерлык-акушерлык пункы, яңартылган хатын-кызлар консультациясе бүлеге һәм поликлиника ачылды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Татарстан Республикасының Актаныш районында яңа  фельдшерлык-акушерлык пункы (ФАП), капиталь төзекләндерелгән хатын-кызлар консультациясе бүлеге һәм поликлиника ачылды. Яңа биналарда эшчәнлекне оештыру барышы белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов һәм рйон үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев танышты.

Эҗәкүл авылында ачылган заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункының мәйданы 62,5 квадрат метр. Бина тулысынча кирәкле булган медицина җмһазлары һәм мебель белән тәэмин ителгән. Яңа ФАП 327 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 86сы – балалар.

Шулай ук Актаныш үзәк хастаханәсенең поликлинка һәм хатын-кызлар консультациясе бүлегендә дә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Ремонт барышында җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары төзекләндерелгән, яңа медицина җиһазлары, мебель һәм инвентарь куелган.

Яңартылган поликлиникада “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” проекты кысаларында халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International