Зәйдә агросәнәгать паркы ачылды

29 декабрь 2018 ел., шимбә

Зәй  муниципаль районында  республиканың  беренче  пилот  проекты  - авыл  җирлегенең  агросәнәгать паркы  ачылды.   Паркны  ачу  тантанасында  ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Зәй  муниципаль районы  башлыгы   Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов һәм башкалар катнашты.

Бер катлы яңа бинаның мәйданы 1 071,6 квадрат метр тәшкил итә. Агросәнәгать паркын төзү максатында республика казнасыннан 89,8 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бинаны проектлау эшләрен «Татинвестгражданпроект» ДУП башкарган, заказчы – Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш идарәсе.

Агросәнәгать паркы территориясендә итне турау, ярымфабрикатлар ясау цехлары, шулай ук яшелчәләрне юуу һәм төргәкләү цехы, сөт, яшелчә һәм ит продукцияләрен суыту камералары, лаборатория һәм административ бүлмәләр урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования