ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсендә Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Әстерхан өлкәсенең “Капиталь төзелеш идарәсе” ДКУ вәкилләре – идарәнең директоры Ирина Хваткова, аның төзелеш комплексы буенча урынбасары Эльбек Газгиреев һәм хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Карпович белән очрашты.

Очрашу ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе бинасында узды. Анда шулай ук ТР ИТБИнең  программаларны гамәлгә кую идарәсе башлыгы Илдар Рәшитов, дәүләт контрактларының үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы Анастасия Костромина, мәгълүмат технологияләре бүлеге башлыгы Руслан Ганиев һәм “Главтатдортранс” ДКУ вәкилләре катнашты.

Кунакларның ТР Инвестиция-төзелеш баш идәрәсенә килү максаты – төзелеш эшләрендә техник күзәтчелек алып бару, шул исәптән, проектларга экспертиза үткәрү, аукцион уздыру һәм башка мәсьәләләрдә фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Очрашу барышында Әстерхан өлкәсе вәкилләре игътибарына ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе эшчәнлеге, идарәнең төп функцияләре һәм максатлары турында кыскача мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук, юл хуҗалыгына караган сорауларда, кадрлар туплау турында да сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International