Арчада 140 урынга яңа балалар бакчасы ачылды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген Арча муниципаль районында 140 урынга балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә тәрбия оешмасының мәйданы якынча 2,6 мең квадрат метр тәшкил итә.

Яңа төзелгән мәктәпкәчә тәрбия оешмасы балаларның яшь категорияләренә карата бүленгән 6 төркемне сыйдыруга исәпләнгән. Һәр төркемдә белем алу, ял итү, актив уеннар, ашау-эчү, кием саклау өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган.

Проект буенча, кече яшьтәге балалар төркемнәре бүлмәләре  беренче катта урнашкан. Алар өчен шунда ук аерым йокы бүлмәсе, гардероб һәм гигиена бүлмәләре, буфет булдырылган. Беренче катта шулай ук ривык әзерләү, кер юуу блоклары һәм медицина бүлмәсе урын алган. Алар санитар таләпләргә туры китерелгән заманча техника һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган.

Зуррак яшьтәге балалар төркеме бүлмәсе икенче катта урнаштырылган.  Шушы катта ук урын алган физкультура һәм музыкка заллары төрле чаралар уздыру, спорт белән шөгыльләну өчен кирәкле җиһазлар һәм инвентарь җелән тулыландырылган.

Балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильмутдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International