Казан дәүләт университеты хастаханәсендә төзекләндерү эшләре тәмамлынды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Казан дәүләт университеты хастаханәсендә капиталь төзекләндеру тәмамлану турында бинаның “Дустанә поликлинка” проекты буенча эшләнгән яңа диварларыннан күренә.

Капиталь төзекләндеру кысаларында бинаның диварларын җылыту, тышлау эшләре башкарылган, керү юлы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Объектта шулай ук , яңа тәрәзәләр куелган һәм инженер-техник тәэмин итү челтәрләре алмаштырылган .

Татарстан баш инвестиция-төзелеш идарәсендә эшләүче төп белгеч Алексей Шәймарданов әйтүенә караганда, капиталь төзекләндерүдән соң хастаханәгә килүчеләр өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган.

Яңартылган хастаханәнең мәйданы 6,53 мең квадрат метр тәшкил итә. Бина эчен төзекләндерү бары заманча материаллар гына кулланып, тулы күләмдә башкарылган. Моннан тыш, яңа җилләту системасын кую максатында бинада шактый модернизацияләү эшләре уздырылган.

Шулай ук объектта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган яңа лифт куелган.

Рентген компьютер томографиясен урнаштыру максатында  бина эчендә зур үзгәрешләр башкарылган. Нәтиҗәдә, яңартылган хастаханәдә  рентген компьютер томографиясен, маммография, денситометрия һәм флюорография аппаратларын сыйдырган нур диагностикасы комплексы куелган. Бүлмәләр заманча мебель һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Хастаханәгә килүчеләр өчен иркен көтү зоналары булдырылган.

Капиталь төзекләндерү эшләренең заказчысы  - Татарстан Республикасы баш инвестиция-төзелеш идарәсе, проект “Татинвестгражданпроект”ДУП һәм “Аквидук” оешмасы белән берлектә башкарылган, подряд оешмасы - "Промградстрой"җаваплылыгы чикләнгән оешма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International