Марат Айзатуллин Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасында булды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республиканың Архив хезмәтенең 100 еллыгы көнендә Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар. Анда ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.

Бина буйлап йөргәндә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, бинада 9 метр биеклектәге яңа стеллажлар куелган, барысы 9 мең 316 киштә, аларга 500 меңнән артык саклау берәмлеге урнаштырырга мөмкин.  

Моннан тыш, беренче мәртәбә саклагычта аз-азлап су сиптерү  системасы эшли.

Саклагычта шулай ук кондиционирлау һәм һаваны  вентиляцияләү системасы да урнаштырылган. Монда һәрвакыт Цельсий буенча 17-19 градус, 50% дымлылык автомат режимда булачак.  

Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, саклагыч ел ахырына куллануга тапшырылачак. Бинанның мәйданы 1134 квадрат метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International