Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны реновацияләү проектларын тәкъдир итүдә катнашты

9 октябрь 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казанда МАРШ-2018» архитектур воркшопында катнашучылар Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент тулыландыру планын тәкъдир иттеләр.

Чара «Смена» ЦСК (Казан) узды, анда Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.

Быел беренче мәртәбә МАРШта Татарстанның яшьләр үзәкләрен, яшүсмерләр клубларын, савыктыру лагерьларын һәм мәдәният йортларын  реновацияләүнең архитектур концепцияләре эшләнгән. Концепцияләр социомәдәни объектларга идарә өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендәге архитекторлар командалары тарафыннан эшләнгән.

Бу хезмәттәшлекнең инициаторы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Воркшопны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татарстан Республикасы Шәһәрләре институты» фонды, МАРШ архитектура мәктәбе.  

Бүген Рөстәм Миңнехановка Казанның Химиклар МС яңартуда нинди функцияләр барлыкка киләчәге турында, Бөгелмә янындагы эшләмәүче балалар лагерын эшләтеп җибәрү һәм башкалар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, проектлар бик кызыклы, һәм креатив идеяләр кулланылырга тиеш.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген кешеләрнең аңын үзгәртергә кирәк, һәм яңартылган җәмәгать киңлекләре һәм җәмәгать объектлары бу җәһәттән ярдәм итәләр дә инде. 

Ул искәрткәнчә, бүген Казанда мәдәният сарайларын яңарту программасы гамәлгә ашырыла, бу идеяләрне тормышка ашыруны соңга калдырмыйсы иде. Мондый проектлар өчен техник заданиене дөрес язарга, сметаны исәпләргә һәм шул ук вакытта креатив өлешен дә югалтмаска кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Җәмәгать киңлекләре һәм җәмәгать объектларын билгеле бер кластерга берләштерергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Булган потенциалдан файдаланырга кирәк, – диде ул. – Элек мондый мөмкинлек юк иде. Бүген безнең белгечләребез, архитекторларыбыз бар. Идеяләр бар, - аларны гамәлгә ашырырга мөмкин. Иң мөһиме – инвестицияләрне дөрес файдаланырга».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования